Татарстан спортчылары грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә медальләр яуладылар

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Саранскида 24 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Татарстанлылар баш тренер Денис Таһиров һәм өлкән тренер Эдуард Җанвелян җитәкчелегендә чыгыш ясады. Республика көрәшчеләре биш тапкыр дәрәҗә пьедесталына күтәрелде.

Беренче урынны 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Адель Халиков яулады.77 килограммга кадәрге авырлык категориясендә икенче урынны Адель Насыйбуллин алды.

Тагын өч көрәшче бронза призер булды. 63 кг категориясендә-Хәкимҗан Давронов, 82 кг категориясендә – Антон Курникова, ә 87 кг авырлыкта Алексей Игнатьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International