Кичә, 3 апрельдә, «Коррупциясез Татарстан» программасы кысаларында республиканың спорт учреждениеләре эшендә Коррупция куркынычларын киметү темасына багышланган эфир оештырылды.
Студиядә ТР Раис идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Руслан Викторович Никонов; ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов; һәм «Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге»ДББОУ директоры Мөнирә Таһир кызы Рәхмәтуллина катнашты. Шулай ук видеоконференция аша элемтәдә ТР Бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Евгеньевич Фомин да катнашты.
Эфир кысаларында Россия спортчыларын халыкара ярышларга кертмәү темасы күтәрелде. Казанда гына да 20 халыкара спорт чарасы гамәлдән чыгарылды. Кызганычка каршы, Россия спортчыларына санкцияләр аркасында эре халыкара ярышларда катнашу проблемалары белән очрашырга туры килә. Шулай да, күнегүләр системасын һәм спорт ярышларының бөтенлеген тәэмин итү өчен, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия спорт федерацияләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Россиядә халыкара ярышлар оештырырга карар кыла.
2023 елда республикада 175 эре спорт чарасы, шул исәптән 142 Бөтенроссия ярышлары, 12 халыкара ярышлар һәм 22 Идел буе федераль округында төбәкара ярышлар уздыру планлаштырыла.
"Муниципаль, республика һәм федераль объектларда даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрелә. Ел саен югары казанышлар спорты юнәлеше буенча гына да 900гә якын ярыш үткәрелә, рәсми республика ярышларыннан башлап халыкара ярышларга кадәр. Әйе, без сәясәтнең Россия спортчыларына карата санкцияләр аркасында спортка тыкшынуына бик борчылабыз. Тик, әкренләп, Россия спортчыларын халыкара ярышларга кертү мәсьәләсе уңай хәл ителер дип өметләнәбез. Яшүсмерләр өчен турнирлар Россия чемпионатлары һәм беренчелекләре дәрәҗәсенә кадәр гадәти режимда үткәрелә. Россия җыелма командалары формалаша. Спорт формасын саклап калу өчен Бөтенроссия ярышлары саны арттырылды», – дип сөйләде Хәлил Хәмит улы.