Агерҗедә мини-футбол буенча ярышларга йомгак ясадылар

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

2014 елда туган егетләр арасында мини-футбол буенча ТР Кубогына ике көнлек ярышлар тәмамланды.Турнир универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз бюджетлы спорт корылмалары төзелеше республика программасы һәм «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында төзелгән спорт объекты территориясендә узды. Муниципаль районнарда шундый объектлар төзү нәтиҗәсендә республика халкы һәм, бигрәк тә, яшь буын ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнергә һәм физик әзерлек дәрәҗәсен камилләштерергә мөмкинлек ала.

Турнирда Аргыз, Минзәлә, Менделеевск һәм Актаныш командалары катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән::

3 урынны Актаныш авылының "Иман" футбол командасы алды.

2 урынны тренер Алексей Колчин җитәкчелегендәге Агрыз шәһәренең "Спутник" футбол командасы алды.

1 урынны тренер Илдар Идиятов җитәкчелегендәге Агерҗе шәһәренең "Локомотив" футбол командасы алды.

Яшь спортчыларны бүләкләү тантанасында Агерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов катнашты. Ул катнашучыларга лаеклы грамоталар, медальләр, кубоклар тапшырды.

Агерҗе шәһәренең ябык футбол манежында спортчылар өчен күнегүләр һәм ярышлар ел әйләнәсе үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International