Югары Ослан спортчылары ММА СБЕ буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнаштылар

2023 елның 1 апреле, шимбә

22-26 мартта Оренбургта ММА СБЕ буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең төрле өлкәләреннән һәм төбәкләреннән 320дән артык спортчы катнашты.

Тренер Иван Платцев җитәкчелегендәге Яшьләр клубында шөгыльләнүче Югары Ослан спортчылары ярышларда җиңүче булдылар.

14-15 яшь категориясендә 1 урынны 73 килограммга Азамат Җумаев алды.

18-20 яшь, 70.3 кг категориясендә Никита Платцев җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International