«Барс» яшьләр үзәгендә «Дебют» шахмат клубы шәһәр мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары арасында шәхси беренчелек үткәрде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алабугада мондый ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. Шуңа да карамастан, турнир рекордлы санда укучы җыйган. Турнирда 39 беренче сыйныф укучысы катнаша.
Малайлар һәм кызлар һәр турда тупланган балларны арттырырга тырыштылар.
Малайлар арасында:
1 урынны Артем Баров алды
2 урын Марсель Вәлиханов
3 урын Арслан Авхадиев
Кызлар арасында:
1 урынны Алиса Агата алды
2 урын, шул ук санда балл җыеп, ләкин өстәмә күрсәткечләр буенча гына Диләрә Кашаповтан калыша.
3 урынны Зарипова Азалия алды
Турнирның барлык призерлары медальләргә, Грамоталарга һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Катнашучылар исә татлы призлар һәм грамоталар алдылар.