Чаллыдагы 122 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ГТО нормативларын тапшырдылар

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

4 апрельдә Чаллы шәһәренең 122 нче «АБВГДейка» балалар бакчасы базасында «ГТО каршына»Күңелле стартлар узды. Чара 6-8 яшьлек балалар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән, шулай ук «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән.

Спорт часте башланыр алдыннан балалар бакчасы мөдире Ландыш Минһаҗева һәм физик культура тәрбиячесе Зәйнәп Латыйпова балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Ярышлар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең берсе һәм булачак спортчы Тамерланның күңелле җылынуыннан башланды. Шуннан соң бакчаның 30лап тәрбияләнүчесе ГТО комплексының 1 баскычы нормативларын үтәгән. Балалар йөгерүдә, сикерүдә, авышлыкта һәм башка төр ярышларда нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Нормативларны кабул итү тәмамлангач, барлык катнашучыларга тест үзәгеннән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International