Минзәлә спортчылары «Волга-2023»спорт аэробикасы буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

«Волга-2023»спорт аэробикасы буенча өлкә ярышлары тәмамланды. Искәртеп узабыз, әлеге чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының яшь буынны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча максатларына һәм бурычларына туры килә.

Турнирда Самар, Ульяновск, Пенза, Чиләбе һәм Ырымбур өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан, Татарстан һәм Белоруссия командалары катнашты. ТР җыелма командасы составында Минзәлә һәм Нурлат районнарыннан спортчылар бар иде.

Ярышларга Минзәләдән «Юбилейный» урта мәктәбенең спорт аэробикасы бүлегенең 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 37 тәрбияләнүчесе (тренерлары Лилия Яруллина һәм Светлана Шәрипова) барды.

"Безнең команда барлык номинацияләрдә дә лаеклы чыгыш ясады, авыр булды, чөнки көндәшләр чыннан да көчле иде, әмма безнең кызлар куелган бурычны уңышлы үтәде», - диде «Юбилейный»урта мәктәбе тренеры Лилия Яруллина.

Полина Болонина, Варвара Назарова, София Ботова, Элина Малышева, Алима Нуртдинова, Каролина Михайловская, Яна Камашева, Эвелина Киршина 9-11 яшь категориясендә «Гимнастика платформасы» номинациясендә 1 урынны яуладылар.

9-11 яшь категориясендә «Бию гимнастикасы» номинациясендә Полина Болонина, Варвара Назарова, Элина Малышева, Алима Нуртдинова, Каролина Михайловская, Яна Камашева, Эвелина Киршина, Аделя Рашитова 2 урынны яуладылар.

12-14 яшь категориясендә «Гимнастика платформасы» номинациясендә 2 урынны Камилла Яруллина, Ангелина Гайфетдинова, Кира Шакирова, Светлана Токарева, Наргиза Хәмидова, Екатерина Лашманова, Мәрьям Сәхапова, Арина Горностаева алды. Шул ук команда составы 12-14 яшь категориясендә «Бию гимнастикасы»номинациясендә 2 урынны ала.

Рания Зиннәтуллина, Дарина Залеева, Валерия Титова, Ралина Сафиуллина, Полина Юминова, Зәрия Гыйбадуллина, Аделина Гурьянова, Илзира Сәхибетдинова 15-17 яшь категориясендә «Бию гимнастикасы»номинациясендә 1 урынны яуладылар.

«Трио» номинациясендә 2 урынны Ралина Сафиуллина, Валерия Титова һәм Полина Юминова алды.

«Трио» номинациясендә 2 урынны Дарина Залеева, Зәрия Гыйбадуллина һәм Рания Зиннәтуллина алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International