7-10 апрельдә Люберцада студентлар арасында тхэквондо буенча Россия чемпионаты (ВТФ) университет спортының халыкара фестиваленә сайлап алу узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы спортчылары катнашты. Алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм ярышларның беренче көнендә үк 4 медаль яуладылар:
Үз үлчәү категорияләрендә алтын медальләрне Анна Казарновская (53 кг кадәр) һәм Сергей Кирсанов (63 кг кадәр)яулады;
58 кг га кадәр авырлыкта 2 урынны Камил Гинатулин, Эмиль Алиев (80 кг га кадәр), Юлия Зайцева (67 кг га кадәр) яулады. Бронза медальләрне Илья Ракин (87 кг кадәр) һәм Роман Лещев (68 кг кадәр) яулады.