Бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә йомгак ясалды

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

7-9 апрельдә Бадминтон үзәгендә 13 яшькә кадәр һәм 17 яшькә кадәр Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының 20 районыннан 250дән артык спортчы катнашты.

13 яшькә кадәргеләр төркемендә Казан командасы җиңүче булды. Көмеш медальләрне Алексеевск районы спортчылары яулады. Әлки һәм Тәтеш районнары командалары өченче булды.

17 яшькә кадәрге төркемдә беренче урын өчен кубокны Алексеевск районы вәкилләре яулады. "Көмеш" Казан командасында. Лидерлар өчлеген Әлки һәм Балык Бистәсе районнары бадминтончылары япты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командалары исемлекләре яңартылачак, шулай ук Россия беренчелекләрендә катнашу өчен командалар төзеләчәк.

Шәхси ярышларда җиңүчеләр һәм призерларның нәтиҗәләре сылтама буенча ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International