Алексеевск районы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырдылар

2023 елның 7 апреле, җомга

7 апрельдә Алексеевск шәһәренең «Лидер» спорт комплексында предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында «ГТО»ВФСК нормативларын үтәү буенча спорт чарасы узды. 

ГТО нормаларын 116 кеше үтәгән. Ачылу тантанасында ВФСК ГТО отличие билгеләре янгын сүндерү бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, социаль яклау, Алексеевск РЭГС, мәдәният бүлеге, мәшгульлек үзәге, РАЙПО һәм ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренә тапшырылды.

Шул ук вакытта Биләр авылының спорт комплексында Биләр зонасы хезмәткәрләреннән ВФСК ГТО нормативларын кабул итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International