7 апрельдә Ютазы районында Сәламәт булу-модалы дигән девиз астында тормышка таба 10 000 адым!
Әлеге чарада районның иң актив пенсионерлары, шулай ук Ютазы районы сукырлар җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Пенсионерлар яшь буын өчен сәламәт яшәү рәвешенә омтылуның искиткеч үрнәген күрсәттеләр. Акциядән соң Ютазы муниципаль районы ГТО тест үзәге тарафыннан мобиль мәйданчык һәм «ГТО – үз мөмкинлекләреңне бел»акциясе оештырылды. Катнашучылар «скандинав йөреше» дисциплинасында нормативларны тапшырдылар, шулай ук әлеге дисциплина буенча матсер-класста катнашу мөмкинлеге алдылар.