Ютазы районында «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы тәрбияләнүчеләре ГТО нормативларын тапшырдылар

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бүген Олимп  спорт мәктәбендә урнашкан Ютазы муниципаль районы ГТО тест үзәгендә «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубының «волейбол»секциясе тәрбияләнүчеләреннән нормативлар кабул ителде. Кабул итү яңа кагыйдәләр буенча уздырыла.

18 баскычка исәпләнгән яңа ГТО нормативлары 2023 елның мартыннан кертелә. Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган хөкүмәт карары 18 баскычтан торган нормаларны үтәү шартларын билгели. 11дән 18гә кадәр баскычларны арттыру ГТО билгесенә тапшыруга дифференциальрәк якын килергә мөмкинлек бирә. Моның сәбәбе-мәктәп укучылары өчен ГТО нормативларының киңәйтелүе

ГТО комплексын үтәүнең яңа нормативлары һәм таләпләре РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 23 гыйнварындагы No33 карары белән билгеләнгән. РФнең теләсә кайсы гражданы үз яшь баскычына туры килгән таләпләр буенча ГТО нормативларын (Хезмәткә һәм оборонага әзер) тапшыра ала. Нормативларны уңышлы үтәгәндә ГТО билгесе бирелә: бронза, көмеш яки алтын. Моның өчен рәсми сайтта теркәлергә кирәк www.gto.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International