«Нечкәбил» Татарстан әниләрен һәм аларның гаиләләрен сайлап алу турларында катнашырга чакыра

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

"Әнилек һәм гаилә матурлыгы конкурсы Нечкәбил -2004 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәис ярдәме белән үткәрелә торган һәм Татарстан халыкларының традицион гаилә кыйммәтләрен, мәдәни, милли традицияләрен, ана булуны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән киң масштаблы социаль-мәдәни Республика проекты. «Нечкәбил» конкурсында законлы никахта торучы, балалары булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гаиләләр катнаша. Сайлап алу турында гаиләне хатын-кыз-ана тәкъдим итә.

Конкурс кысаларында Идел буе федераль округының «Идел буе-2023 уңышлы гаиләсе» округ конкурс-фестиваленең һәм «Ел гаиләсе»VII Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этаплары узачак. Конкурс этаплары:

I этап: сайлап алу турлары – 2023 елның апрель – май айлары, шәһәрләр һәм муниципаль районнар;

II этап: Татарстан гаиләләренең зона фестивальләре – июнь, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары;

III этап: Татарстан гаиләләренең республика фестивале (Facecast платформасында онлайн-трансляция белән) - 2023 елның 16 сентябре, Казан шәһәре;

IV этап: «Нечкәбил» конкурсының финалы – 2023 елның 25 ноябре, Казан шәһәре.

Конкурс турындагы нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Катнашучының анкетасы шулай ук сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International