Татарстанның барлык КФҮ офисларында (ә алар республикада 61) җанатар картасы өчен шәхесне раслау буенча хезмәт бар. Процедура берничә минут дәвам итә паспортны күрсәтү генә кирәк булачак. КФҮ белгече мөрәҗәгать итүченең шәхесен паспорттагы һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы фотолар белән чагыштырачак.
КФҮгә килгәнче РФ Дәүләт хезмәтләре порталында картаны рәсмиләштерү өчен гариза бирергә кирәк. Шул ук вакытта кирәкле мәгълүмат, мәсәлән: паспорт номерлары, телефон, электрон почта адресы, әгәр алар шәхси кабинетта расланган булса, автомат рәвештә йөкләнәчәк. Ә менә фотоны сайтта урнаштырылган күрсәтмә буенча ясарга кирәк», - дип төгәлләде Татарстан Республикасында КФҮ ДБУ директоры урынбасары Руслан Нигъмәтуллин.
Гариза биргәннән соң шәхси кабинетка күп функцияле үзәккә бару кирәклеге турында хәбәр киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, җанатар картасы – төрле спорт ярышларына килүчеләр өчен махсус цифрлы сервис. Мондый картаның номеры Россия Премьер-лигасының 2022/2023 сезоны матчларына билетлар һәм абонементлар сатып алганда кирәк: Сочи, Екатеринбург, Түбән Новгород, Самара, Дондагы Ростов шәһәрләрендә.