Татарстан ветераннары командасы җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында өченче урынны алды

2023 елның 7 апреле, җомга

Пензада ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узды. Илнең 50 төбәге вәкилләре 31 дисциплинада көч сынаштылар. Искәртеп узабыз, ярышларда катнашу, шулай ук аларда җиңү «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының барлык катламнарны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларына туры килә.

Турнирда Татарстан Республикасы атлетлары катнашты. Субъектлар арасында команда зачетында җиңел атлетлар 2415.54 очко җыеп, 3 урынны алдылар. Шулай ук, шәһәрләр арасында зачетта Казан җыелма командасы 1619,92 очко нәтиҗәсе белән 2 урынны алды.

Шәхси беренчелектә Татарстан спортчылары 60, 200 һәм 3000 метрга йөгерүдә, 3000 һәм 5000 метрга йөгерүдә, биеклеккә сикерүдә, команда эстафетасында һәм дисциплиналарның башка төрләрендә медальләр яуладылар.

Тулырак нәтиҗәләр белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International