Даниэль Маринов спорт гимнастикасы буенча Белоруссиянең Ачык Кубогы җиңүчесе

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан гимнасты Дэниел Маринов спорт гимнастикасы буенча Белоруссиянең Ачык Кубогында күпбәйгедә җиңү яулады. Ярышлар Минскида уза.

Дэниел 84,000 балл күрсәтте һәм ватандашлары Мөхәммәтҗон Якубовны (82,800) һәм Кирилл Прокопьевны (82,500) узды.

Ярышлар 14 апрельдә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International