Татарстан Республикасы халкы ГТО хәрәкәтенә кушылуын дәвам итә! Көн саен республиканың төрле районнарында халыкның барлык катламнары – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән һәм мәктәп укучыларыннан алып коммерция предприятиеләре һәм заводлары хезмәткәрләренә кадәр нормативлар тапшыра.
Әйтик, бүген Биектау районында «Тылсымлы замок» Усад балалар бакчасы һәм Усад урта мәктәбе хезмәткәрләре нормативларны тапшырдылар. 55 кеше-укытучылар, тәрбиячеләр һәм аш-су осталары үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтү өчен махсус әзерләнгәннәр.
Нормативларны тапшыру кысаларында катнашучылар үзләрен күтәрү, кысу, гимнастика эскәмиясеннән алга авышу, озынлыкка сикерү һ.б. белән сынап карадылар.