Лениногорски көрәшчеләре грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында бронза призер булдылар

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

6 апрельдән 7 апрельгә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында (2008-2009 елгы) СССР спорт мастеры Улеев А. А. истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.

Ярышларда Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән (Башкортстан Республикасы, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Пермь крае, Киров, Самар, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре) 220 спортчы катнашты.

Лениногорскидан килгән грек-рим стилендәге көрәшчеләр үз үлчәү категорияләрендә турнирның бронза призерлары булдылар:

Яфасов Арслан (68 кг кадәр) - 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы (тренеры Лущиков Р. С.)

Салахов Илназ (75 кг кадәр) - 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы (тренеры Лущиков Р. С.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International