Апас районында гаилә командалары арасында ГТО фестивале җиңүчеләре билгеләнде

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Гаилә командалары арасында ВФСК ГТО фестивале Татарстан буйлап йөрүен дәвам итә. 12 апрельдә муниципаль этап Апас районында "Апас" универсаль спорт залы базасында узды. Искәртеп узабыз, турнир «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Турнир регламенты буенча һәр команда баладан (8-11 яшь), ата-анадан (25-49 яшь) ,абидән яки бабайдан (50-69 яшь) торырга тиеш булган. Катнашучылар үз эченә түбәндәге сынауларны алган үзенчәлекле киртәләр полосасын үтәләр: биек перекладинада эленеп торудан тарту, идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп тору, гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу, аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү, ике аягы белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү, 30 метрга йөгерү.

Ярышлар мавыктыргыч көрәштә узды. Призлы урыннарны яуладылар:

1 урын-Фәхретдиновлар гаиләсе;

2 урын – Хисамовлар гаиләсе;

3 урын-Бикмөхәммәтовлар гаиләсе.

Командалар ВФСК ГТО сувенир продукциясе белән бүләкләнәләр. Шулай ук муниципаль этап җиңүчесе 22 апрельдә Казанда узачак фестивальнең республика этабында район намусын яклаячак, шулай ук 23-28 августта Санкт-Петербургта узачак Бөтенроссия фестиваленә юллама өчен көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International