Ведомствода ТР футбол федерациясе президиумы утырышы узды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

13 апрельдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының конференц-залында федерация рәисе Александр Гусев җитәкчелегендә Татарстан футбол федерациясе президиумы утырышы узды.

Утырыш кысаларында катнашучылар кышкы ярышларның нәтиҗәләре, шулай ук 2023 елда турнирлар үткәрү структурасына кагылышлы төп моментлар турында фикер алыштылар.

Киңәшмәнең төп моментларының берсе 2023 елга Федерация эшенең календарь планын раслау булды. Ел саен үткәрелә торган традицион ярышлардан тыш, аңа спортта яңа юнәлеш фиджитал – футбол кертелгән. Традицион турнирларга килгәндә исә, ир-атлар коллективлары арасында футбол буенча Татарстан чемпионатында 11 команда катнашачак. Чемпионат классик форматта ике түгәрәктә узачак. Ә Татарстан Кубогында 16 команда старт алачак, аның жирәбәсе 19 апрельдә узачак.

Егетләр арасында Республика беренчелекләре өч дивизионда узачак: а, б биш яшьтә, с дүрттә. Балалар ярышлары дүрт яшьтә узачак.

Хатын-кызлар арасында, традиция буенча, Татарстан чемпионаты һәм Кубогы, шулай ук өч яшь төркемендә кызлар арасында ярышлар узачак.     

Президиум эше тәмамлангач, 2023 елда республика ярышларына хезмәт күрсәтүгә тәкъдим ителгән судьялар исемлеге расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International