Россия Суперкубогы Казанда узачак

2023 елның 14 апреле, җомга

25 апрельдә Татарстан башкаласында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында үләндәге хоккей буенча Россия Суперкубогы узачак.

Ир-атлар арасында трофей өчен көрәшне Казанның "Динамо-Ак Барс" һәм Мәскәү өлкәсенең Динамо-Электросталь  командалары алып барачак

Безнең команда, билгеле булганча, Россия чемпионы да, 2022 елгы Россия Кубогы иясе дә, шуңа күрә 2023 елгы Суперкубок матчында икенче катнашучы узган сезонда Суперлиганың көмеш призеры булачак.

Төп вакытта тигез нәтиҗә булганда, җиңүче матчтан соңгы буллитлар сериясендә билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International