Татарстан гимнастлары – эстетик гимнастика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге призерлары

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

14-16 апрельдә Уфада эстетик гимнастика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Идел буе федераль округы һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 150 команда, шул исәптән Татарстан Республикасының 8 командасы катнашты

Татарстан командалары чыгышлары нәтиҗәләре:

10-12 яшьлек кызлар категориясендә «Астория прима»командасы көмеш призер булды. Бронза медальләрне Астория Астарта (14-16 яшьлек юниорлар) һәм Астория (16 яшь һәм аннан өлкәнрәк) командалары яулады.

Искәртеп узабыз, барлык гимнастлар – «Идел»ФСО тәрбияләнүчеләре. Призер командалар тренерлары Наталья Серочутдинова, Ирина Курская, Алсу Гатина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International