23-28 апрельдә Казанда Су спорт төрләре сарае бассейнында синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар кысаларында спортчылар төрле дисциплиналарда 13 комплект бүләк уйнатачак, шул исәптән соло, дуэт, катнаш дуэт, төркем, комби һәм акробатик төркем.
Чемпионатта Россия Федерациясенең 14 субъектыннан 27 командадан 270тән артык спортчы катнашачак. Турнир медальләре өчен көрәшүче спортчылар арасында Беларусь Республикасы кунаклары һәм Россия җыелма командалары (төп һәм юниорлар составы) бар.
Россия чемпионатында Татарстан Республикасы исеменнән Татьяна Покровская исемендәге Казан синхрон йөзү мәктәбе, олимпия резервы училищесы һәм Яр Чаллының «Дельфин»спорт мәктәбе командасы чыгыш ясаячак. Татарстан спортчысы Агния Тулупова Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаячак.
Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын ачу тантанасы 25 апрельдә 16: 00 сәгатьтә узачак. Хөрмәтле кунаклар арасында Россия синхрон йөзү федерациясе президенты Бга Александровна Брусникина һәм беренче вице-президент Татьяна Николаевна Покровскаяның катнашуы көтелә.
Ярышларның рәсми сайты: https://synchrorussia.ru/kalendar/2023/chr-2023