Лениногорскида «Зарница-2023»хәрби-спорт уены узды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

17 апрельдә Лениногорскида 1 нче спорт мәктәбе базасында «Зарница-2023»хәрби-спорт уены узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Катнашучылар 11 командадан 165 кеше булды. Алар сынауларда 5 төрле блокта көч сынаштылар:

«Россия тарихының сугыш битләре» интеллектуаль конкурсы, Калашников АК-74 автоматын җыю һәм сүтү, сафка әзерлек, пневматик винтовкадан ату, көч әзерлеге һәм тормыш иминлеге нигезләре. Көч күнегүләре «ГТО»комплексы нормативлары исәбенә керде.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча призерлар өчлеге түбәндәгечә бүленгән::

1 урын - Спартак командасы (12 нче Лицей);

2 урын - Спецназ  командасы (6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе);

3 урын - Патриоты командасы (5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International