17 апрельдә Азнакайның 1нче «Колокольчик» балалар бакчасында Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «ГТО» нормативлары тапшырылды. Искәртеп узабыз, чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Спорт чарасында 18 мәктәпкәчә учреждениедән 36 бала катнашты. Балалар «30 метрга йөгерү», «ике аягы белән бер урыннан сикерү», «гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу» һәм «5 метрга максатка теннис тупын ыргыту»кебек дисциплиналар буенча нормативларны үтәделәр.
Барлык балалар да искиткеч физик форма күрсәттеләр һәм үз баскыч нормативларын Яхшы тапшырдылар.