Спорт сараенда IV кышкы яшьләр Спартакиадасына йомгак ясалды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Бүген, 18 апрельдә, Спорт сараенда IV кышкы яшьләр Спартакиадасына йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин катнашты.

IV кышкы Спартакиаданың финал ярышлары 12 февральдән 23 мартка кадәр узды, аларда РФнең 63 субъекты катнашты. Яшьләр спартакиадасының финал ярышлары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 63 команда арасыннан 10 нчы урынны алды, Идел буе федераль округы субъектлары арасында - 1 нче урын.

Турнирның финал ярышларында Татарстан Республикасы командасы исеменнән 9 спорт төре буенча ярышларда катнашкан 56 спортчы чыгыш ясады.

Чараның тантаналы өлешендә трамплиннан чаңгыда сикерү, чаңгыда икебәйге һәм хоккей буенча спортчыларны бүләкләү булды.

Исегезгә төшерәбез, Данил Садреев трамплиндан чаңгыда сикерүдә «алтын» яулады, шулай ук Данил Садреев, Эмиль Кәлимулин һәм Аделина Ибраһимова трамплиндан чаңгыда сикерү буенча катнаш команда ярышларында «бронза» алды. Алина Сафиуллина чаңгыда икебәйгедә бронза медаль яулады. Хоккей буенча Татарстан җыелма командасы IV кышкы яшьләр спартакиадасында көмеш призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International