Андрей Минаков 100 метрлы баттерфляй дистанциясендә 51:23 нәтиҗәсе белән икенче булды. Безнең спортчы Мәскәүдән Петр Жихаревтан гына җиңелде (50:88). Өченче урында Калуга өлкәсеннән йөзүче Михаил Вековищев (51.64).
Исегезгә төшерәбез, Казандагы Россия чемпионаты 21 апрельдә тәмамланачак.