Дарья Устинова 200 метрлы дистанциядә аркада «бронза» яулады (2:11.51).
Беренче булып финишка Белоруссиядән Анастасия Шкурдай килде (2:08.13). Россия чемпионы булып Санкт-Петербургтан Рената Гайнуллина (2:10.72), көмеш призер булып ХМАО-Югра өчен чыгыш ясаучы Елизавета Агапитова (2:11.36) танылды.
Исегезгә төшерәбез, Казандагы Россия чемпионаты 21 апрельдә тәмамланачак.