21-22 апрельдә Биектау районының универсаль спорт залында 18 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча «СССРның халыкара класслы спорт мастеры Тимофеев Сергей Федорович истәлегенә Турнир»Бөтенроссия ярышлары уздырылачак.
Турнир беренче тапкыр үткәрелә. Татарстанга Татарстан Республикасы, Мари-Эл Республикасы, Башкортостан Республикасы, Мордовия Республикасы, Чуваш Республикасы, Самара, Пермь һәм Ырымбур өлкәләре спорт мәктәпләреннән ирекле стильдәге яшь көрәшчеләр киләчәк. Ярышлар 22 апрельдә 10:00 сәгатьтә башлана.
Белешмә өчен:
Сергей Федорович 1950 елда туган. Ирекле көрәш белән 1964 елда РСФСРның Атказанган тренеры Шәйхетдинов Әсхәт Шәйхетдин улында шөгыльләнә башлый.
Сергей Федорович РСФСР чемпионы, СССР Кубогын яулаучы, Европа чемпионы була. 1976 елда СССРның халыкара класстагы спорт мастеры була, 1976 елда Монреальда узган җәйге Олимпия уеннарында катнаша (6 урын).
Үзенең тыйнаклыгы, югары спорт осталыгы һәм көрәш келәмнәрендә җиңүләре белән Сергей Федорович күп кенә спортчыларда һәм спорт көрәшен яратучыларда Яхшы истәлек калдырган.