Чиләбедә бокс буенча Бөтенроссия турниры «Танкоград Кубогы»старт алды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

18-22 апрельдә Чиләбедә 19-40 яшьлек ир - атлар арасында бокс буенча «Танкоград кубогы» Бөтенроссия турниры узачак. Турнирда катнашу өчен илнең 30 төбәгеннән 150дән артык спортчы гариза биргән.

Турнирда 13 авырлык категориясендә бүләкләр уйнатылачак, ә гомуми приз фонды 2,6 миллион сум тәшкил итә. Һәр категориядә җиңүчеләр 100 мең сум алачак һәм Россия спорт мастеры нормативын үти алачак

Чиләбе өлкәсе бокс федерациясе Чиләбе өлкәсе спортка ярдәм итү фонды белән берлектә «Танкоград Кубогы»турнирын оештыручылар булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International