Кичә, 25 апрельдә, Идел буе спорт һәм туризм университетында гольф буенча тренер кадрларын әзерләүгә багышланган киңәшмә узды. Чара Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов рәислегендә узды.
Спорт вузы ректоры Рафис Борһанов, университетның беренче проректоры Азат Шәрәпов, уку эше һәм цифрлы трансформация буенча проректор Аделия Павлова, спорт институты директоры Роберт Бикмөхәммәтов та әлеге мәсьәләне тикшерүдә катнаштылар.
Киңәшмәнең төп нәтиҗәсе Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында гольф буенча тренерлар әзерләүне яңа уку елыннан башлау карары булды. Бу йөкләмәне Татарстан Республикасы рәйесе Рөстәм Миңнеханов бирде. Бүгенге көндә гольф квалификацияле тренерларга бик мохтаҗ булган олимпия спорт төрләренең берсе булып тора. Моннан тыш, Татарстанда балалар белән гольф белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, якын көннәрдә Казанда гольф өчен тагын бер мәйдан ачу планлаштырыла.