Кичә, 26 апрельдә, «Хезмәт резервлары» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы буенча ГТО тест үзәкләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды.
Утырышта ГТО муниципаль тест үзәкләренең 40тан артык вәкиле, шулай ук ТР Спорт министрлыгының үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе урынбасары Зөлфия Фәсхетдинова, ТР «ГТО» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Иванов, шулай ук аның урынбасары Артур Сабитов катнашты.
Чара программасына тест үзәкләре эшчәнлеге турында әңгәмә, ГТО комплексының яңартылган нормативларына өйрәтү, ГТО федераль операторыннан «ГТО» АИС системасында эшләргә өйрәтү кебек сораулар керде. Семинарга килгән һәр катнашучы квалификациясен күтәрү белән генә чикләнми, ә хезмәттәшләре белән дә аралаша һәм аларны кызыксындырган сорауларны оператор җитәкчеләренә бирә ала.