Адыгеядә бу көннәрдә стендта ату буенча Россия Кубогының беренче этабы уза. Ярышларда илнең иң көчле спортчылары катнаша.
Бүген укчылар "скит"күнегүендә медальләр уйнаттылар. Татарстан стендка ату мәктәбе тәрбияләнүчеләре ике мәртәбә дәрәҗә пьедесталына күтәрелделәр.
Ир-атлар турнирында түгәрәк стендта Петр Егоров җиңү яулый. Квалификация нәтиҗәләре буенча безнең спортчы 125 мөмкин булган мишеньнең 120сенә тия, ярымфиналда 27 төгәл ату ясый һәм финалга юллама яулый, анда тагын 35 тәлинкә вата.
Ярышларның бронза призеры Кирилл Левин булды, 118+25(3)+24.
Стендка ату буенча Россия Кубогының икенче этабы 21-27 майда Тәтеш шәһәрендә узачак.