24-29 апрельдә Анталья шәһәрендә (Төркия) рус шашкасы буенча дөнья Кубогы узды. Шахмат, шашка буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе тренеры, Р.Г. Нежметдинов исемендәге го, халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинман рус шашкасы буенча дөнья Кубогында ике көмеш медаль яулады (тиз һәм яшенле программаларда).
Ярышларда 9 илдән барлыгы 67 шашкачы, шул исәптән 17 халыкара гроссмейстер катнашты.