Дубайда беренче Сабантуй кысаларында кореш буенча халыкара ярышлар узды

2023 елның 1 мае, дүшәмбе

28-30 апрельдә Дубайда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, беренче Сабантуй кысаларында билбау көрәше буенча халыкара турнир һәм мастер-класслар узды. Ярышларның иң югары ноктасы булып «Safa» паркындагы «Дубай Сабантуе»үзәгендәге кореш махсус мәйданчыгында узган финал уеннары тора.

Бу ярышларны уздыру өчен Дубайга Халыкара корэш федерациясе делегациясе килде, анда корэш буенча дөнья чемпионы Фирдүс Зәйнуллин, корэш буенча дөнья вице-чемпионы һәм Гиннес рекордлар Китабы рекордсмены Дмитрий Халаджи, шулай ук Али Ибраһимов һәм Геннадий Причина кебек танылган спортчылар керде.

Сабантуй кысаларында шулай ук Билбау көрәше презентациясе һәм Дмитрий Халаджиның көч шоусы уздырылды.

Ярышларда хөрмәтле кунаклар, шул исәптән Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Дубайда беренче Сабантуйны оештыру белән Бөтендөнья татар конгрессы, Халыкара билбау көрәше федерациясе, TK MMA FIT спорт клубы, ROSE GARDEN кунакханә комплекслары челтәре, «Туган Авылым» милли комплексының «Туган батыр» проекты һәм башка партнерлар шөгыльләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International