Казанда Бадминтон‑2023 буенча Россия Кубогына йомгак ясадылар

2023 елның 1 мае, дүшәмбе

30 апрельдә Казанда Бадминтон‑2023 буенча Россия Кубогы тәмамланды. Илнең 14 төбәгеннән 140тан артык иң көчле бадминтончы чемпион исеме өчен көрәшергә җыелды.

Турнирның төрле категорияләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар ялгыз разрядларында, ир-атлар һәм хатын-кызлар парлы разрядларында һәм катнаш парлы разрядта иң яхшыларны ачыклау өчен яхшы мөмкинлек бирүче биш бүләк комплекты уйнатылды.

Хатын-кызлар ялгыз разряды финалында Татарстан Республикасыннан Евгения Косецкая ышанычлы җиңү яулады, ул Мәскәүдән Елена Комендровская белән матчта югары дәрәҗәдәге уен күрсәтте һәм 21-10, 21-10 исәбе белән җиңде. Бу җиңү Евгения Косецкая өчен Россия Кубогында хатын-кызлар ялгыз разрядында җиденче җиңү була.

Хатын-кызлар парлы разрядында Татарстан Республикасыннан Евгения Косецкая һәм Анастасия Редькина Санкт-Петербургтан Анастасия Боярун һәм Алена Яковлева белән көрәштә 21-16, 16-21, 21-14 исәбе белән җиңү яуладылар.

Ир-атлар ялгыз разрядында Мәскәүдән Георгий Карпов Татарстан Республикасыннан Сергей Сирантны 21-23, 21-16, 21-14 исәбе белән җиңде. Бу матч узган елгы Кубок финалы өчен истәлекле реванш булды.

Ир-атлар арасында парлы разрядта алтынны Мәскәүдән Александр Зинченко һәм Никита Хәкимов дуэты яулый, алар киеренке матчта Мәскәү өлкәсеннән Егор Борисов һәм Георгий Лебедевны 19-21, 21-18, 21-6 исәбе белән җиңәләр.

Катнаш парлы разрядта узган елгы җиңүчеләр Родион Алимов һәм Алина Дәүләтова, финалда Мәскәү өлкәсеннән Егор Борисов һәм Екатерина Малькованы 21-8, 21-14 исәбе белән җиңеп, үз өстенлекләрен дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International