Татарстан йөзүчеләре йөзү буенча Россия Кубогының I этабында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Көньяк-сахалинскида йөзү буенча Россия Кубогының I этабы тәмамланды. Турнир 1-2 майда Су спорт төрләре спорт мәктәбендә узды. Ярышларда Татарстан Республикасы йөзүчеләре дә катнашты.

Беренче ярыш көнендә Татарстан спортчылары 6 медаль яулады. 200м аркада дисциплинасында Николай Зуев 2 минут 2,33 секунд нәтиҗәсе белән җиңүче булды.
Андрей Минаков (51,77 секунд) 100м баттерфляй дистанциясендә көмеш призер булды. Шул ук көнне спортчы ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә өченче булды (22,52). Бронза медальләрне шулай ук Олеся Корчагина (50м брасс), Ангелина Корнилова (400м ирекле стиль) һәм Ирина Злобина (100 метр аркада) яуладылар.

Икенче ярыш көне дә республика йөзүчеләре өчен бүләксез калмады. Андрей Минаков 100м ирекле стиль дистанциясендә 48,72 нәтиҗәсе белән җиңүче һәм 50м баттерфляйда (23,41) бронза призер булды. 50м аркада дисциплинасында көмеш призер Ирина Злобина (29,40) булды. Бронза медальләрне Дмитрий Черкасов (200м баттерфляй), Динә Кирамова (50м аркада) һәм Николай Зуев (100м аркада) яулады.

Турнирның II этабы 30 июньнән 2 июльгә кадәр Обнинск шәһәрендә узачак. Искәртеп узабыз, йөзү буенча Россия Кубогы этаплары нәтиҗәләре Россия Кубогы финалында катнашу өчен Россия Федерациясе субъектларының җыелма командаларын формалаштырганда исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International