Билбау көрәше буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде

2023 елның 30 апреле, якшәмбе

28-30 апрельдә Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда билбау көрәше буенча 2023 елгы Россия чемпионаты узды.

Ярышларда Россиянең 31 төбәгеннән 140тан артык спортчы катнашты. Көрәшчеләр 60 килограммнан 130 килограммга кадәрге унбер авырлык категориясендә һәм абсолют авырлык категориясендә ярыштылар.

Турнир җиңүчеләре һәм призерлары:

1 урын-Миңнегалиев Илфат Айрат улы (60 кг )

1 урын - Фәләхов Ислам Радик улы (70 кг )

1 урын - Кәримуллин Динар Ирек улы (75 кг )

3 урын-Мәүлин Эмиль Марсель улы (80 кг )

1 урын-Кәлимуллин Ренас Рәис улы (85 кг )

1 урын-Сәлахетдинов Рамил Ринат улы (90 кг)

1 урын-Мусин Булат Марат улы (100 кг )

1 урын-Салахов Радик Сурен улы (130 кг )

1 урын-Гыйләҗетдинов Ранис Разин улы (130 кг. дан артык)

Исегезгә төшерәбез, турнир җиңүчеләре 2023 елда Татарстан Республикасында узачак дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы исеменнән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International