27-29 апрельдә Мамадыш шәһәрендә 21 яшькә кадәрге юниорлар арасында ирекле көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең 38 төбәгеннән 168 спортчы катнашты.
Татарстан спортчыларының нәтиҗәләре:
55 кг. авырлык категориясендә 1 урын - Диана Антропова (тренеры Алипов Евгений, Минислам Саппаров);
59 кг. авырлык категориясендә 2 урын - Милена Федорова (тренеры Алипов Евгений, Евгений Лапшов, Филиппов Владислав);
65 кг авырлык категориясендә 2 урын - Екатерина Кошкина (тренеры Алипов Евгений, Евгений Лапшов, Филиппов Владислав).