Бүген Казанда «Ак Барс» гольф-клубы һәм балалар гольф академиясе ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, бүген гольф уйнау өчен уникаль спорт объекты ачыла. Ул ассызыклаганча, бу Татарстанда иң югары дәрәҗәдәге гольф ярышларын кабул итә алган беренче масштаблы проект.
«Казан мондый дәрәҗәдәге спорт объектларына лаек. Бу спорт объектына ихтыяҗ булыр дип ышанам. Хуш киләсез! Гольф белән шөгыльләнегез», - дип теләде Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.
Исегезгә төшерәбез, гольф-клуб ачылу көнендә балалар турниры уза, ул яңа спорт объекты эшчәнлегенең башлангыч ноктасы булачак. «Ак Барс» гольф клубы һәм балалар гольф академиясе гражданнарны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә, шулай ук сәламәт буынны тәрбияләргә ярдәм итәр дип көтелә.
Россия Федерациясенең гольф буенча өлкән тренеры Игорь Ивашин ачылышта чыгыш ясаганда: «Татарстанда гольфның үсүенә шатмын. Монда инде яхшы гольфчылар үстергәннәр. Барысы да балачактан башлана, шуңа күрә балаларга күнегүләр ясарга, өйрәнергә, җиңәргә телим. Гольфның республикада популяр спорт төре булуын телим».
Белешмә өчен:
«Ак Барс» Гольф-клубы Казанның Куземетьево бистәсендә 83 гектар мәйданда урнашкан.клубның Гольф-кыры ике тренировка мәйданчыгы булган 18 чокырга исәпләнгән. Объектның үткәрү сәләте тәүлегенә 500 кешегә кадәр җитә.
Биредә гольф академиясе бинасы, административ-көнкүреш комплексы, склад-гараж һ. б. урнашкан.