«Зенит-Казань» волейбол Суперлигасының икенче финал матчында «Динамо» ны 3:1 исәбе белән җиңде.
Шулай итеп, казанлылар һәм мәскәүлеләр арасында өч җиңүгә кадәр сериядә исәп Татарстан башкаласыннан килгән команда файдасына 2:0 булды. Россия чемпионы титулын яулаганчы,«Зенит»ка ким дигәндә бер җиңү яуларга кала.
Беренче уенда җиңелгәннән соң, мәскәүлеләр хаталар өстендә эш башкаралар һәм беренче партиядә ышанычлы җиңү яулыйлар 25:18. Әмма «ак-зәңгәр» җанатарлары өчен яхшы хәбәр шуның белән тәмамлана.
Икенче сетта казанлылар тагын да зуррак өстенлек белән җиңделәр-25:15. Өченче партиядә Мәскәү волейболчылары 18 очкога гына ирешә алалар 25:18. Ә дүртенче сет ныклы көрәштә тәмамланды 25: 21. Ахыргы исәп 3: 1.
Финал сериясенең чираттагы уены 7 майда Мәскәүдә узачак. Очрашу Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана.