Ютазы районы балалар бакчасында «ГТО йолдызчыклары» акциясе уздырылды

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Ютазы районының «Рябинка» балалар бакчасына махсус җиһазлар белән ГТО мобиль мәйданчыгы килде. Биредә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре арасында «ГТО йолдызчыклары» акциясе уздырылды.

Тест үзәге хезмәткәрләре контроле астында балалар озынлыкка сикерү, ятып басып тору, гәүдәне күтәрү буенча сынаулар уздылар, шулай ук сыгылмалылык күнегүләрен башкардылар.
Акцияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, егетләр искиткеч физик форма һәм җиңү теләген күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International