Илдар Садриев Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Шахназаровны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады

2023 елның 7 мае, якшәмбе

Җиңү көне алдыннан ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм ТР Ветераннар советы рәисе Альберт Баһаутдинов Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Рубенович Шахназаровны котладылар.

Александр Шахназаров сугыштан соң озак вакыт Казан Суворов училищесында физик әзерлек кафедрасы мөдире, аннары КАИда физик тәрбия кафедрасы мөдире урынбасары булып эшли; суворовчыларны һәм студент яшьләрен хәрби-спорт тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International