Алабуга халкы өчен паркта ГТО мобиль мәйданчыгы ачылды

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Бөек Җиңү бәйрәме хөрмәтенә, 9 майда, Алабуга муниципаль районында ГТО тестлау үзәгеннән акция узды. Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексының барлык чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза. Проект мөмкин кадәр күбрәк гражданнарны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. ГТО комплексы-һәр кешенең физик әзерлек дәрәҗәсенең искиткеч күрсәткече. Яшькә карамастан.

Алабуга шәһәренең Җиңү паркында ГТО комплексының мобиль мәйданчыгын ачтылар, анда теләгән һәркем сыгылмалылык, көч нормативларын үтәргә, шулай ук үзенең тизлек-көч мөмкинлекләрен тикшерергә тырыша алды.

Мобиль мәйданчык күп кенә шәһәр халкында кызыксыну уятты. Паркта ял иткән гаиләләр барлык сынауларны да үтәргә тырышып кына калмаганнар, ә башка сынауларда нормативларны үтәү һәм ГТО билгесе алу өчен иң якын тест үзәгенә язылганнар.

Акция Алабуга муниципаль районының 1нче спорт мәктәбе ярдәме белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International