Әлки районында киокусинкай буенча «Җиңү Кубогы» турниры узды

2023 елның 7 мае, якшәмбе

2023 елның 7 маенда ТР Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылының «Алина» спорт комплексында Җиңү көненә багышланган киокусинкай буенча «Җиңү Кубогы» ачык республика ярышлары узды.

Ярышларны ачу тантанасында ТР буенча Россия Сугыш сәнгате берлеге Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Даренков, ТР Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова һәм ТР киокусинкай федерациясе башкарма директоры Ирек Фәррахов катнашты.

Турнирда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 150дән артык яшь спортчы катнашты.

Чара кысаларында Александр Даренков кунакларны һәм катнашучыларны якынлашып килүче «илебезнең төп бәйрәме - Бөек Җиңү көне» белән котлады, шулай ук Россия Сугыш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының «Татарстан Республикасында сугыш сәнгате һәм спорт көрәшләрен үстерүгә керткән өлеше өчен» Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районына Мактау грамотасы тапшырды.

Ярышлар призерлары тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм медальләр алды, ярышларда җиңүчеләр кубоклар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International