«Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар командалары арасында үләндәге хоккей буенча Россия чемпионатында ике җиңү белән старт алды

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Беренче турда Валентина Апельганец тәрбиясендәгеләр ике тапкыр Питерның «СПб-УОР-2» хоккейчыларын җиңеп чыгалар.

Беренче очрашуда Казан командасы кызлары 5:1 исәбе белән җиңү яулады. Голлар керттеләр: Виктория Чепурнова, Екатерина Макагонова – 2, Эльза Гөбәйдуллина, Ирина Осипова.

Икенче көрәштә команда тагын да ышанычлырак уйный һәм хуҗаларны 9:0 исәбе белән җиңә. Голлар авторлары: Богдана Садовая -2, Даяна Юшкова -3, Ирина Осипова -2, Елена .имова, Юлия Сартакова.

Шулай итеп, 1 тур «Ак Барс-Динамо» командасына беренче 6 очко китерә. 8 һәм 9 майда уйнаган матчларын команда Бөек Җиңү көненә багышлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International