21 майда Алабугада «Җиңү канатларында» авиамодель спорты төбәкара фестивале узачак. Авиамодельләрнең тамаша чыгышлары, шулай ук лекцияләр һәм мастер-класслар планлаштырыла. Лекцияләр вакытында катнашучылар самолетлар төзелеше турында беләләр, ә мастер-класслар вакытында иң гади модельләрне үзләре ясарга һәм эшләтеп җибәрергә өйрәнәләр. Лекцияләр һәм мастер-классларны чараның партнеры конструкторлар җитештерүче ALNADO үткәрә.
Фестиваль программасында:
- Радиоидарәле самолетлар һәм вертолетлар чыгышлары һәм ярышлары;
- Радиоидарәле самолетларда һава сугышлары;
- Ракеталар һәм яңа башлаучылар өчен самолетлар буенча Мастер-класслар;
- Самолетлар төзү һәм очучылар турында Лекция;
- Кызыклы фән һәм техника йорты интерактив шоу;
- Балалар авиамодельләр ярышлары.
Сылтама буенча чара турында тулырак.