Шушы көннәрдә Минскида каратэ буенча «Дуслык кубогы» халыкара турниры тәмамланды. 5 майдан 7 майга кадәр узган ярышларда 6 илдән 1000нән артык спортчы катнашты.
Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы каратистлары да бар иде. Спортчылар турнирның 4 медален яулый алдылар.
«Дуслык кубогы» җиңүчесе Камилла Гарипова булды. Көмөш бүләкләрне Камилла Бикмуллина һәм Әмир Заһиров яулады, ә Раил Гарифуллин бронза призер булды.