Туриада спорт-туристлык лагеры 15-19 майда Һарытау өлкәсенең Хвалынский тау чаңгысы курортында узачак. Биредә бөтен Россиядән 700ләп кеше җыелачак, шул исәптән 36 татарстанлы.
Традицион рәвештә «Туриада» да төбәк спорт-туристлык слетында җиңүчеләр һәм туризм белән бәйле белгечлекләр буенча белем алучы студентлар, шулай ук Спорт туризмы буенча профессиональ тренерлар, палаткалы шәһәрчектә яшәүче экспертлар һәм волонтерлар катнаша. Моннан тыш, лагерь кунаклары Белоруссия, Казахстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан командалары булачак.
Быел катнашучыларны велосипед һәм җәяүлеләр дистанцияләрендә ярышлар көтә. Моннан тыш, туристлык маршрутлары конкурсы узачак, аның җиңүчесе 400 мең сумлык маршрут буенча тур оештыруга грант алачак.
Лагерьны ябу тантанасы 18 майда була, анда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның катнашуы көтелә.