«Ак Барс-Динамо» хоккейчылары сугыш геройлары истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

«Ак Барс-Динамо» туплы хоккей клубы спортчылары, аларның җитәкчеләре һәм тренерлары Казанның Совет районы Дәрвишләр бистәсендәге «Батырлык үлемсез» мемориаль комплексында булып, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Шулай итеп, динамовлылар Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган һәм безгә бүләк иткән геройларны хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International